«Китап укымаган кеше дөрес фикерли дә алмый”-дип язып калдырган француз философы Дени Дидро. Бүгенге информацион технологияләр алга киткән заманда да, китап безнең тормышыбыздагы ролен югалтмады. Яхшы китаплар-затлы бүләкләргә биреләләр, кәгазь китаплар замана белән бергә “ атлыйлар”. Алан авылы китапханәсендә, 25 октябрь көнне балалар өчен “Укый белсәң,китап-хәзинә “ исемле кичә үткәрелде. Кичә барышында китап укуның уңай яклары турында фикер алышулар булды, иҗади конкурслар һәм дидактик уеннар үткәрелде. Укучылыр ”Яңа китап-яңа дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Кичә ахырында балаларга китаплар бүләк ителде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 27 октябре, 10:56