Олы Мишә авыл җирлегендә 1-май көнне ел саен традициягә кереп баручы зират чистарту өмәсе оештырылды.

Олы Мишә  авыл җирлегендә 1-май көнне ел саен традициягә кереп баручы зират чистарту өмәсе оештырылды. Өмәдә  авыл кешеләре белән беррәттән шәһәр кунаклары да актив катнашты. Зиратны чүп-чарлардан, черек агачлардан арындырдылар. «Исәннәрнең кадерен бел-үлгәннәрнең каберен бел!» дигән әйтемгә нигезләнеп мондый өмәләр елда кабатланып торсын иде. Өмәдә  барлыгы  60  кеше  катнашты.


  

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International