4 март көнне район мәдәният йортында “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” фестиваленең йомгаклау концерты булды.Әлеге зур чарада Айдар авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәфис сүз", " Ләйсән" бию төркеме, "Сандугач" җыр берләшмәләрендә йөрүче яшьләр катнашып призлы урыннар яулыдылар. Айдар авыл үзешчәннәр көче белән әзерләнгән фестивальдә "Иң матур оештырылган" концертлар арасында II урынга лаек булды, Диплом белән бүләкләнде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 7 марты, 09:51