Шимбә өмәсе

 

    

Кояш ныграк караган саен чүп-чарлар ныграк баш калкыта. Тирә-як мохитне чистарту буенча экологик өмәләр дәвам итә. 22 апрель көнне Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе коллективы мәктәп территориясен чүпләрдән чистарттылар.Шимбә өмәсендә барлык укытучылар һәм мәктәпнең техник хезмәткәрләре катнашты.Мондый өмәләр алга таба да дәвам итәр дип уйлыйбыз.

Шулай ук 22 апрель көнне мәктәптә “Экологик тренинг” үткәрелде.Тренингта 5-9 класс укучылары катнашты.Чараның максаты – укучыларның игътибарын туган як табигатен саклауга юнәлтү,экологик проблемаларны хәл итү өчен җаваплылык формалаштыру

Соңгы яңарту: 2017 елның 27 апреле, 08:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International