7 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында “Өченче буын” пенсионерларның спартакиадасы узды. Безнең авыл җирлегенең командасы да бик актив катнашты. Ярышлар спортның җиде төре – кул көрәше, таяк, аркан тарту, гер күтәрү, ераклыкка сикерү, өстәл теннисы, кызыклы эстафета буенча барды. Безнең ветераннар командасы 3 урынны яулады. Көне буена сузылган спартакиададан өлкәннәребез күтәренке күңел белән таралышты.
Соңгы яңарту: 2017 елның 13 ноябре, 09:32