Авыл җирлеге беренчелегенә - волейбол ярышлары.

    5 март көнне Олы Мәтәскә авылында 8 Март бәйрәме уңаеннан авыл җирлеге беренчелегегә волейбол ярышлары булып утте. Бу ярышларда барлыгы биш команда чыгыш ясады: Олы Мәтәскәдән яшьләр арасыннан ике һәм бер ветераннар командасы, Лесной бистәсеннән бер команда ,Тәмте һәм Ямбулат авылларыннан бер команда. Һәр команда искиткеч матур уен күрсәттеләр. Ләкин да әйтеп шуны үтәргә кирәк: Лесной бистәсеннән килгән яшьләребезгә күз дә иярмәде. Бу авылдагы яшьләрнең чыннан да спортның бу төре һәм башка төрләре белән даими шөгелләнеп торулары күзгә күренеп тора. Җитәкчеләре Шамиль Шаяхметов Альберт улының үз эшенә искиткеч җаваплы караганы сизелә.

Шул уңайдан командаларга килгәндә :

Лесной бистәсе командасы – 1 урынны;

Ветераннар командасы - 2 урынны;

Авыл яшьләре командасы - 3 һәм 4 урынны;

Ямбулат һәм Тәмте Мәтәскә авылы яшьләре командалары 5урыннарны яуладылар.

Бу ярышларны оештыруда спонсорлык иткән авыл җирлеге буенча крестьян – фермер хуҗаларына һәм шәхси эшмәкәрләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм урамда пешкән плов , коймак белән чәй табыны янында дәвам итте. Уен аңырында һәр командага да  акчалата премияләр тапшырылды.

  

   

Соңгы яңарту: 2017 елның 7 марты, 14:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International