« Әкият бездә кунакта” мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа ел бәйрәме иртәсе.

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар, уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай һәм Кар кызы килеп баса. 27 декабрь көнне Баландыш мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә"Яңа ел" бәйрәме булып узды. Нәни дусларыбызны котларга диеп урманнан Кыш бабай, Кар кызы һәм урман җәнлекләре дә килделәр. Балалар Кыш бабайга узләренең шигырьләрен сөйләделәр, матур җырлар җырладылар. Ә Кыш бабай исә аларга үзенең күчтәнәчләрен, бүләкләрен өләште. Бәйрәм бик матур һәм үзенчәлекле булды. 

Соңгы яңарту: 2020 елның 16 гыйнвары, 13:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International