“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

   Һәр кешегә үз туган авылы кадерле. Һәркем анны аерым бер хис белән ярата, үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына бармасын, кеше үзенең туган авылын сагына.  Ерак-ерак җирләрдән туган ягын сагынып кайта.Чөнки аны газиз әти-әнисе,туган йорты, туган як табигате кочагында үткән бәхетле бала чагы көтә... Олы Мәтәскә авылын да сагынынып күпме кеше читтә гөмер итә. Шуларны күрештерү, очраштыру максатыннан 10 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Шушы яктан, шушы туфрактан без”дип исемләнгән якташлар очрашуы оештырдылар. Бу бәйрәмгә бик күп авылдашлар кайттылар. Аларның  һәркайсы җыр-моңга гашыйк: җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары. Читтә кайткан авылдашларыбыз көче белән оештырылган бәйрәм концерты барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде. Алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән таралыштылар.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 14:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International