АВЫЛ ҖЫЕНЫ.

2019 нчы елның  23 нче  январендә  Иске Җөри авылы мәдәният йортында Иске Җөри авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре башлыклары катнашты.  Иске Җөри  авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Мараков Р.Р. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 

      

Соңгы яңарту: 2020 елның 28 феврале, 15:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International