Ямбулат авылында халык җыены.

   27 ноябрь көнне, Ямбулат  авылында      2021 елга үзара салым кертү буенча гражданнар җыеннары булып узды.

      Авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А. җитәкчелегендә узган җыенда Олы Мәтәскә  авылында яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган һәр кешедән, 85 яшькә җиткән гражданнардан тыш, 500 сум үзара салым акчасы җыю һәм Ямбулат  авылында алдагы эшләрне башкару өчен бердәм карар кабул ителде:

-Ямбулат авылындагы  юлларны кардан чистарту;

Ямбулат авылынын  барлык урамнарына да  щебенкадан юл салу;

-  башняны калай белән эйләндереп алу;

- Су башняларындагы электр приборларын тәртиптә тоту өчен;

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 26 декабре, 14:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International