Олы Нырсы авыл җирлегендә халык җыены

2 февраль көнне Олы Нырсы авылында халык  җыены булып узды. Бу җыенда муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов, район башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты, жыенда шулай ук район, районда урнашкан оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл башлыклары башлыклары катнашты. Җыенда чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Рустям Гиниев авыл җирлегендәге социаль-мәдәни яктан ирешелгән уңышлар, көнкүрештә  килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында ныклы анализ белән чыгыш ясады. 2013 елда авыл җирлегендә урнашкан  торак пунктларның социал-көнкүреш хәле сизелерлек яхшырды. Олы Нырсы авылында Калинин, Куйбышев урамына һәм Кече Мирәтәк авылында Үзәк, Спутник урамына  таш түшәлде.    Олы Нырсы авылында  яшьләр өчен  мәдәният йорты төзелде.

Уңышлар белән беррәттән хәл ителәсе проблемалар да шактый. Күперләрне ремонтларга,   чишмәрләрне чистартырга, “Чиста  су программасы” буенча  ике авылга су  кертергә, урамнарны яктырту.

Район башлыгы Ильдус Зарипов үз чыгышында авыл җирлегенең эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте.  Халык җыены барлык халык өчен дә бик файдалы узды.

Фотоларны карарга


Соңгы яңарту: 2014 елның 17 феврале, 16:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International