Олы Мәтәскә авыл җирлегендә халык җыены.

    2018 елның  10 февралендә  Олы Мәтәскә  авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә  авыл җирлеге Советының 2017 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Олы Мәтәскә  авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Валиуллин М.А. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 13 феврале, 16:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International