2018 елның 5 февралендә Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2017 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы оешма җитәкчеләре катнашты. Алан авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Соңгы яңарту: 2018 елның 7 феврале, 09:54