ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ БУЕНЧА ХАЛЫК ҖЫЕНЫ

2021 нче елның 5 нче февралендә Үзәк авыл мәдәният йортында Үзәк авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н .Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары-Фатхуллин Айрат Гилван улы, Башкарма комитет җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы, Теләче муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Мөбинов Илдар Вакыйп улы, «Август-Теләче» ҖЧҖ генераль директоры Хәйруллин Алмаз Миңнехан улы, Россельхозбанкның Теләче өстәмә офисы җитәкчесе Борһанов Фәрхәт Рәхимулла улы һәм башка кунаклар катнашты.

Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында авыл җирлеге Башлыгы В.Н.Котников чыгыш ясады. Ул үз нотыгында катнашучыларны авыл җирлегенең социаль-мәдәни өлкәсендәге казанышлары белән таныштырды, халыктан җыелган үзара салым акчаларының бүленеше белән таныштырды, шулай ук 2021 елга планнар белән таныштырды.                                 Үз эшләренең нәтиҗәләре белән Үзәк мәктәбе директоры Николаев А.В., Үзәк балалар бакчасы мөдире Жангалеева В. И., Сауш ФАПы фельдшеры Якупова Х. М., Үзәк авыл мәдәният йорты директоры Майсурадзе К. В., полиция участок уполномоченные Шәрәфиев Р. Р. таныштырдылар. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының Теләче урманчылыгы инспекторы урманчы Галяветдинов Ринат Самат улы үзенең чыгышында урманнарны янгыннардан сакларга өндәде.

Шулай ук «Август-Теләче» ҖЧҖ генераль директоры Хәйруллин Алмаз Миңнехан улы чыгыш ясады, ул «Август-Теләче» ҖЧҖ инвесторы эшендә булачак үзгәрешләр турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде .                                                                                            Россельхозбанкның Теләче өстәмә офисы җитәкчесе Борһанов Фәрхәт Рәхимулла улы авыл кешеләренә ташламалы кредитлар белән таныштырды.

Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы чыгыш ясады, ул 2020-2025 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы белән таныштырды.

Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов чыгыш ясады, Үзәк авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде, сорауларга җавап бирде.

 

  

 

  

  

Соңгы яңарту: 2021 елның 6 феврале, 11:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International