ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ БУЕНЧА ХАЛЫК ҖЫЕНЫ

2020 нче елның 29 нчы гыйнварында Үзәк авыл мәдәният йортында Үзәк авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Федераль Җыенның Дәүләт Думасы депутаты Меделевич Б.Д.  катнашты

Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында авыл җирлеге Башлыгы В.Н.Котников чыгыш ясады. Ул үз чыгышында катнашучыларны авыл җирлегенең социаль-мәдәни өлкәсендәге казанышлары белән таныштырды, җыелган үзара салым акчаларының бүленеше белән таныштырды.

Үз эшләренең нәтиҗәләре белән Үзәк мәктәбе директоры Николаев А. В., Үзәк балалар бакчасы мөдире Жангалеева В. И., Үзәк ФАП фельдшеры Галиәхмәтова Г. Х., Үзәк авыл мәдәният йорты директоры Майсурадзе К. В., участок полиция хезмәткәре Шәрәфиев Р. Р. таныштырдылар..

Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Б.Д.Менделевич чыгыш ясады, ул сәламәтлек саклауда милли проектлар, дару иминияте системасы турында сөйләде. Шармыш ФАПын Республика программасына кертергә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Теләче районы башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г. чыгыш ясады , ул шәхси ярдәмче хуҗалык һәм фермерларга төрле субсидияләр белән таныштырды.

 Җыелыш ахырында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов чыгыш ясады, үз чыгышында ул Үзәк авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде.

    

Соңгы яңарту: 2020 елның 30 гыйнвары, 09:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International