Һәр елның ел башында авыл җирлекләренең алдагы елда эшләгән эшләренә отчёт җыелышлары була. 2013 нче елның 30 нчы гыйнварында район күләмендә төзелгән график нигезендә Айдар авылында халык җыены булып узды. Жыелышта Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Ильдар Ирекович, Теләче муниципаль районы Башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович катнашты.Соңгы елларда 9 кешенең пай җирен рәсмиләштереп 1 фермер хуҗалыгы оешты. Субаш авылында яшәүче халыкның көче белән чиркәү салына. Айдар авылында бер түбә астына кергән башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты салынды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:07