Халык җыены

Район графигы нигезендә 2024 елның  25 гыйнварында Алан авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы башлыгы һәм районның төрле оешмалары җитәкчеләре катнашында Алан авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды.  Жыенда Теләче районы башлыгы Хаҗипов Н.Н., Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Садриев К.Г. катнашты. Көн тәртибендә Алан авыл җирлеге башлыгы  Б.Н. Хәсәновның һәм җирлек учреждениеләре җитәкчеләренең отчеты тыңланды. Үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Б.Н. Хәсәнов җыелышта катнашучыларны авыл җирлегенең социаль-мәдәни казанышлары һәм авыл җирлегендә килеп туган проблемалар белән таныштырды.

    Район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре халык алдында башкарылган эшләр, булачак планнар турында хисап тоттылар. Гражданнар үз чиратында сораулар, тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук халыкка социаль өлкә оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүдә катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 26 гыйнвары, 09:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International