Халык җыены.

  2014 елның 22 август көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында халык җыены булып узды.  Очрашуда ТР Примьер- министрының наркотикларга каршы көрәш буенча ярдәмчесе Садыйкова Роза  Габделәхәтовна, Теләче муниципаль районы хакимият башлыгының беренче урынбасары  Фатхуллин Айрат  Гильфанович катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Җыенда республикада барган вәзгыять, райондагы үзгәрешләр белән таныштырдылар. Олы Мәтәскә авыл җирлеге  башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдуллавич авыл җирлегенә кергән  авылларның хәле турында сөйләп үтте.  Җыенда халыкның үтенеч – сораулары, мөрәҗәгатьләре  телдән дә, язмача да  кабул ителде.

    Җыенның икенче өлешендә  “ Йолдызлык” фестивалендә катнашып җиңү яулаган лауреатлар чыгыш ясады. 


 

 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International