Халык җыены

2018 елның 1 5 февралендә  Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Заһидуллин И.Г. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 феврале, 14:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International