Олы Нырсы авыл җирлегендә халык җыены
2017 елның 26 январендә Олы Нырсы авылы мәдәният йортында Олы Нырсы авыл җирлеге Советының 2016 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Садыйкова Разия Гаделэхэт кызы, Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Олы Нырсы авыл җирлегенең 2016 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 27 гыйнвары, 11:07