Халык җыены.

2016 елның 22 январендә Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә авыл җирлеге Советының 2015 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович;Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кантюков Рәфкат Габделхай улының ярдәмчесе Минкина Гүзәлия Тәлгат кызы; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Олы Мәтәскә авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләре турында авыл башлыгы җирлеге Валиуллин М.А.. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кантюков Рәфкат Габделхай улының ярдәмчесе Минкина Гүзәлия Тәлгатовнаның һәм Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясадылар. Олы Мәтәскә авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирелде.

   

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 25 гыйнвары, 14:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International