2016 елның 23 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2001 елда туган һәм аннан дә яшьрәк егетләр арасында РСФСР ның спорт остасы Шайдуллин Фоат Захретдин улы призына милли көрәш буенча район беренчелеген үткәрде. Бу ярышта Баландыш төп мәктәбенең укучылары да актив катнаштылар. Үзләренең үлчәү авырлыкларында Тимербаев Раил- 1нче, Хайретдинов И.- 4нче , Шакиров Н., -1 нче, Мингазов Н.- 3нче, Галимов Д.- 1нче урыннарны яуладылар. Гомуми зачётта Баландыш командасы 4нче урынны яулады.
Соңгы яңарту: 2016 елның 27 декабре, 14:10