Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!
8 июль көнне илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән чын күңелдән тәбрик итәр өчен 8 июль көнне Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А.яраткан җырчы гаиләләрне котлап, иҗат чишмәсенең өзелмәвен, алга таба да бергә эшләү теләген җиткерде. Тигез гомер, исәнлек-саулык теләп ,мәхәббәт гөле бүләк итте.
Соңгы яңарту: 2018 елның 10 июле, 13:47