Бакча мөдирләре өчен семинар.

3 апрель көнне Иске Җөри балалар  бакчасында район балалар бакачсы мөдирләре өчен семинар-киңәшмә булып узды. Семинарның темасы:"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һәм гаиләдә билингвизм формалаштыруда педагогның профессиональлеге."Семинар барышында тәрбияче Галиулина А.Н. зурлар төркеме балалары белән «Уен ярдәмендә рус телен өйрәнәбез» дип исемләнгән сөйләм үсеше буенча өзлексез белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.  Шулай ук семинарда катнашучылар балалар белән берлектә әзерләнгән “Теремкәй” дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль  тамаша карап үттеләр. Соңрак Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. һәм мөдир урынбасары Сафина Е.В."Балаларны дәүләт теленә өйрәтүне оештыру"темасына чыгыш ясадылар.Семинарга йомгакны район мәгариф бүлеге методисты  Сәетова А.Н. ясады.

Соңгы яңарту: 2019 елның 4 апреле, 13:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International