Семинар.

30 ноябрь  һәм 1 декабрь көннәрендә бездә- Теләченең 1нче балалар бакчасы базасында “ ФДББС шартларында балаларга УМК кулланып ике дәүләт телләрен өйрәтү ” дигән темага семинар узды. Әлеге семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе җитәкчесе Манюрова Г.Х.  һәм рус теленә өйрәтү өчен “Изучаем русский язык”укыту методик комплектының авторы Гаффарова С.М., шулай ук "Говорим по татарски"- "Татарча сөйләшәбез" УМК авторлары Кидрячева Р.Г белән доцент, педагогик фәннәр кандидантыЗарипова З.М. чыгыш яадылар.Семинарда сүз мәктәпкәчә белем оешмаларында федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп үзгәртелгән норматив документлар, бүгенгесе көн кадагында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» нигезендә мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралганлыгын исәпкә алынуы турында барды. Бу семинардаТеләче районы балалар бакчасы педагоглары  катнаштып, үзләренең белемнәрен баеттылар.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 декабре, 09:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International