Ярмарка

16 сентябрь көнне Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә,  Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сыр, май, икмәк, көрпә, бәрәңге, яшелчә, бал, пешкән ризыклар хәм башка продукция тәкъдим ителде.     Безнең  Үзәк авыл җирлеге хезмәтчәннәредә  ярминкәдә  үзләре җитештергән продукция белән сәүдә иттеләр .            

Соңгы яңарту: 2017 елның 18 сентябре, 15:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International