Буген, 29 ноябрь көнне, Иске Җөри мәдәният йортында Республика күләмендә үткәрелгән “Бердәм сыйныф серләре” дигән конкурсның муниципаль этабы булды. Безнең мәктәптән 5 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре узләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Алар катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. (Сыйныф җитәкчесе- Тимербаева Ф. Р., әти-әниләр комитетыннан - Гыйләҗева Э. Р.)
Соңгы яңарту: 2017 елның 1 декабре, 08:40