1 сентябрь –Белем көне уңаеннан Олы Мишә авыл җирлеге мәктәбендә “Беренче кыңгырау” тантанасы үтте.

сентябрь –Белем көне уңаеннан Олы Мишә авыл  җирлеге мәктәбендә “Беренче кыңгырау” тантанасы үтте. Бу бәйрәм 1нче сыйныфка укырга килгән балалар өчен бигрәк тә шатлыклы. Килгән кунаклар, әти-әниләр  укытучыларны,укучыларны бәйрәм белән котладылар. Барлык балалар өчен беренче кыңгырау яңгырады. ГТО га багышланган беренче дәрестә , Универсиада җиңүчесе Ильдар Гиниятуллин да катнашты. Айрат Гильванович, Ильдар Сагитович укучыларыбызга укуларында уңышлар, исәнлек-саулык, спорт сөючеләр булып үсүләрен теләделәр.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International