Сабантуй -2019.

   9 июнь көнне  Олы Мәтәскә авылында ата-бабаларыбыздан калган халкыбызның  милли бәйрәме “Сабантуй” булып үтте.Һәрвакыттагыча  Сабантуйны авылыбыз мулласы Файзуллин Илнур Гәбделбәр улы ачып җибәрде, аннан соң  Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Габдулла  улы бәйрәм белән котлады. Мәйдан уртасында алдынгы хезмәтчәннәрне  “Алан”  җәмгыятеннән килгән вәкилләр тәбрикләде.   Сабантуй төрле уеннар, конкурслар һәм концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Сабантуйның баш батыры булып үзебезнең Олы Мәтәскә авылы егете Шайхутдинов Нурфат Рәшит  улы калды.  Ә инде балалар арасында баш батыр булып Ибрагимов Рәфил Илназ улы калды.  Халык чын күңелдән ял итте. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар бәйрәмнән кәнәгать калдылар.

    

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 июне, 16:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International