Сабантуй-2016

Сабантуй – татар халкының иң көтеп алынган бәйрәме. Ул бөтен җирдә киң колачлап, гөрләп уза. Аның Сабан туе дип аталуы да юкка гына түгел, чөнки мең еллап тарихы булган бу бәйрәмне татар халкы элек-электән кырларда сабан чәчүләре тәмамлангач уздыра. Нәкъ менә Сабан туенда, милли традицияләрне, дуслык-туганлык җепләрен гасырлар буенча саклап килә һәм ныгыта торган, туган телебезгә һәм мәдәниятыбызга булган мәхәббәтне буыннардан-буыннарга җиткерә торган “сабан бәйрәмендә” һәр елны беренче кыр батырларына, яңа уңышка нигез салган игенчеләргә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерәләр, аларны хөрмәтлиләр.Бөтен халык бәйрәменә әверелгән Сабантуй быел да онытылмаслык матур хисләр калды, мавыктыргыч ярышлардан, уен-көлке, күңел ачулардан алган күңел күтәренкелеге алдагы көнгә якты өмет-ышанычлар тудырды.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 6 июне, 09:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International