Тыл ветераны Нәкиябану апага 90 яшь.

17 январь  көнне  Югары  Мәтәскә  авылында яшәүче   тыл ветераны Сәләхиева Нәкиябану   Әгъзәм кызына   90 яшь тулды. Нәкыябану апа бүгенгесе көндә улы Сәләхиев Рафик гаиләсе белән төп йортта гомер итә. Гомер буе үзенең туган авылында яшәп “Фрунзе” исемендәге күмәк хуҗалыкта төрле хезмәт вазыйфасын башкарган. Тормыш иптәше Мансур абый белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары бөтенесе дә югары белемле. Тормышта үз урыннарын табып,  матур гаилә корып әниләрен хөрмәт итеп яшиләр.

      Бәйрәме  уңаеннан юбилярны  котларга   Теләче муниципаль район башлыгы   И.Ф.Зарипов,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Р.Г.Садыкова һәм  Олы Мәтәскә  авыл җирлеге башлыгы   М.А.Валиуллин котладылар .  Нәкиябану  апага исәнлек, саулык , озын гомер теләп истәлекле бүләк һәм  Президентыбыз В.В.Путинның котлау открыткасы тапшырдылар.   

    

    

Соңгы яңарту: 2019 елның 17 гыйнвары, 16:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International