Беслан трагедиясенә 10 ел.

2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка вакытында мәктәпкә террористлар бәреп керә һәм укучылар белән укытучыларны, ата-аналарны тоткынлыкка алалар... Бу вакыйгаларга бүгенге көннәрдә 10 ел була. Шушы трагедияне искә алу максатыннан 3 сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә тематик класс сәгатьләре үтте.  Укучыларга ул вакыттагы вәхшилекне чагылдырылган презентацияләр, видеофилҗмнар күрсәтелде. Балалар тагын бер кат шушы ачы хәлләрне күз алларыннан кичерделәр, террористларга каршы ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. 


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International