Безнең Олы Мишә урта мәктәбендә матур традиция саклана: солдат хезмәтеннән кайткан егетләр мәктәпне сагынып кунакка киләләр. Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирелүе, туган илне ярату хисе тәрбияләү нәтиҗәсе булып , егетләребезнең солдат хезмәтендә булулары тора. Без физик яктан көчле, чыныккан, армиядә билгеле бер абруй казанган егетләребез белән горурланабыз.
Соңгы яңарту: 2016 елның 1 декабре, 10:46