Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Тимербаев Раил, Хайретдинов Ибрахим 9-10 сентябрь көннәрендә уздырылган республикакүләм “Бадминтон өметләре” ярышында катнашып 5 нче урынга лаек булдылар. Мәктәптә ел дәвамында бадминтон буенча спорт түгәрәге эшли. Анда 1 дән алып 9 нчы сыйныфка кадәр балалар бик теләп шөгыльләнәләр һәм республика кәләмендә уздырылучы ярышларда алдыгы урыннар алалар. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
Соңгы яңарту: 2017 елның 11 сентябре, 15:12