Карар № 228

2024 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның Фараз планын (Программасын) раслау турында

 

"Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында" 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон, "Дәүләт милкен һәм муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендалый торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы Федераль закон, Теләче муниципаль районы Советының 2011 елның 11 июлендәге 53 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында Нигезләмә нигезендә, МКУ «Теләче муниципаль районы  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» хатын карап, Теләче муниципаль район Советы карар итте:

        1. 2024 елга муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның Фараз планын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә һәм 2024 елның  1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Теләче муниципаль район Советының социаль-икътисади мәсьәләләр буенча комитетына йөкләргә.

 

Теләче муниципаль

районы башлыгы                                                                              Н.Н. Хаҗипов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2024 елга Теләче муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планы

 

I бүлек Мөлкәтне хосусыйлаштыру өлкәсендәге төп юнәлешләр

          Теләче муниципаль районының 2024 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз  планын (программасын) гамәлгә ашыруның төп максаты (алга таба - хосусыйлаштыру программасы) муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру.

2024 елда муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру Теләче муниципаль районы Советының 2011 елның 11 июлендәге 53 номерлы карары белән расланган «Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон, «Теләче муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында» нигезләмә (03.09.2014 №221,   13.11.2017 №110 карарлар редакциясендә) нигезендә гамәлгә ашырылачак.

1.  2024 елда милекне хосусыйлаштыру бурычлары.

Милекне хосусыйлаштыруның чираттагы елда  бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

- муниципаль мөлкәт белән нәтиҗәле идарә итү нигезендә район бюджеты керемнәрен арттыру;

- икътисадый үсешне тәэмин итү, җир һәм башка күчемсез милек базарын үстерү, предприятиеләрнең рентабельле һәм тотрыклы эшләвенә ирешү максатларында милек структурасын оптимальләштерү;

- муниципаль милек объектларының максималь санын граждан әйләнешенә җәлеп итү;

- хосусыйлаштыру объектларына инвестицияләр җәлеп итү.

2.  Район икътисадында, шул исәптән икътисадның конкрет тармакларында (идарә өлкәләрендә) хосусыйлаштыруның структур үзгәрешләргә йогынтысы фаразы.
 

Хосусыйлаштыру 2024 елда планлаштырылган мөлкәтнең муниципаль объектлары исемлегенә районның муниципаль милкендәге объектлар кертелгән.

2024 елда муниципаль унитар предприятиеләрне, муниципаль милектәге акционер җәмгыятьләрнең акцияләрен хосусыйлаштыру планлаштырылмый.

Гомумән алганда, 2024 елга Теләче районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планында (программасында) күрсәтелгән мөлкәт объектларын хосусыйлаштыру район икътисадында, шул исәптән икътисадның конкрет тармакларында (идарә итү өлкәләрендә) структур үзгәрешләргә йогынты ясамаячак.

3.Хосусыйлаштыруның Фараз планы гамәлдә булган чорда 2024 елда хосусыйлаштыруга планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлеге Теләче муниципаль районы Советы карарлары нигезендә яңа күчемсез милек объектлары белән тулыландырырга мөмкин.

II бүлек.

1. Хосусыйлаштыру 2024 елда планлаштырыла торган муниципаль күчемсез мөлкәт исемлеге

№ т/б

Күчемсез милек объекты исеме

Урыны (адресы)

Гомуми мәйдан (кв.метр)

  1.  

Җир кишәрлеге булган мәктәп бинасы

ТР, Теләче муниципаль районы, Кече Мирәтәк авылы, Пушкин ур., 11А й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган мәктәп бинасы

ТР, Теләче муниципаль районы, Олы Саурыш авылы, Мәктәп ур., 24 й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган мәктәп бинасы

ТР, Теләче муниципаль районы, Урта Мишә авылы, Мәскәү ур., 35 й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган мәктәп бинасы

ТР, Теләче муниципаль районы, Караширмә авылы, Прибрежная ур., 5 й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган балалар бакчасы бинасы

Татарстан Республикасы, Теләче муниципаль районы, Олы Мишә авыл җирлеге, Олы Мишә ав., Парк ур., 3 й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган балалар бакчасы бинасы

Татарстан Республикасы, Теләче муниципаль районы, Үзәк авыл җирлеге, Сауш ав., Гарифуллин ур., 18 й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган балалар бакчасы бинасы

Татарстан Республикасы, Теләче муниципаль районы, Максабаш ав., Киров ур., 3А й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган Тәмте- Мәтәскә БББМ

Татарстан Республикасы, Теләче муниципаль районы, Тәмте-Мәтәскә ав., Подгорная ур., 18 й.

  1.  
  1.  

Җир кишәрлеге булган ясле-бакча бинасы

Татарстан Республикасы, Теләче муниципаль районы, Олы Мәтәскә ав., Фатих Хөсни ур., 37 й.

  1.  

 

Хосусыйлаштыру 2024 елда планлаштырыла торган муниципаль күчемле мөлкәт исемлеге

 

№ т/б

Күчемсез милек объекты исеме

Саны, данә

  1.  

Автотранспорт чаралары һәм җиһазлар

15 бер.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.08 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International