Сугыш чоры балалары сөйли...

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бөек ватан сугышы тәмамланганга 69 ел вакыт  үтсә дә, аның хәтирәләре күңелгә сеңеп калган.

Бөек Ватан сугышына Олы Мәтәскә авыл җирлегеннән 529 якташыбыз киткән һәм аларның 264 се генә әйләнеп кайткан.

Укучыларны Бөек Ватан сугышы чоры белән,  авылдашларыбызның Җиңүне якынайтуга керткән батырлыклары һәм тырыш хезмәте белән таныштыру, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан мәктәптә "Сугыш чоры балалары сөйли..." дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарады Олы Мәтәскә җирлегеннән сугыш чорында үскән Мәрзия,  Минзифа,  Миннегөл апалар, Миннегали, Хаҗинур абыйлар катнашты. Сугыш аларның күңелендә бик яхшы уелып калган. Ветераннар балаларга үзләренең сугыш елларында бала  чаклары турында сөйләделәр, сугышның авыр вакыйгалары белән уртаклаштылар.  Аяз күк йөзенең, тормышыбызның тыныч булуын теләделәр.  Үз чиратында мәктәп укучылары кунакларны шигырьләр, җыр-биюләр белән каршыладылар. 


Фотоларны карарга



Соңгы яңарту: 2014 елның 8 мае, 09:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International