Спорт ярышлары үткәрелә.

Россиядә  Кышкы  олимпиада  барган көннәрендә   Олы Мәтәскә авыл халкы  да  тик тормый,  авыл  җирлеге һәм район күләмендэ үткәрелүче спорт  ярышларында  актив  катнаша.  Мәсәлән, Олы Мәтәскә авылы хоккей командасы район хоккей лигасы кысаларында  Үзәк, Сауш, Максабаш, Югары Кибәхуҗа, Алан авылларына барып  аларның командалары белән көч сынаштылар. Ә 16 февраль көнне  үзләре Максабаш командасын кабул иттеләр.

Олы Мәтәскә урта мәктэбенең технология фәне укытучысы  Равилә  Газизова  шорт-трек буенча  район ярышында  беренче урынны яулады.


 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International