"Яңа елда әйлән-бәйлән уйнап күңел ачыйк без".

6 январь көнне китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә "Яңа елда әйлән-бәйлән уйнап күңел ачыйк без" исемле чара үткәрелде. Балалар кызыклы конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Әдәби викторина сорауларына да  тулысынча җавап бирделәр. Нәни дусларыбызга каникул чорында китапханәгә юлны онытмауларын, һәрвакыт китап белән дус булып, ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүләрен теләдек.

Соңгы яңарту: 2015 елның 12 гыйнвары, 12:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International