Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр.

1сентябрьдан-30 сентябрьга кадәр Иске Җөри  балалар бакчасында “Экстремизмга юл  – юк!” айлыгы бара. План буенча шул айлык кысасында кичә  11 нче сентябрь көнне,  янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр уздырылды. Бу чара барышында  балаларның һәм эшчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрене тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде. Гамәли дәрес шулай ук каплавычларны тиз һәм дөрес итеп бәйләргә өйрәнүдә тагын бер адым булды.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк. Бездә тәрбияләнүче балалар  исән-имин һәм сәламәт булсыннар!

Соңгы яңарту: 2017 елның 14 сентябре, 08:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International