«Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә,балык белер”, диләр безнең халыкта. Шуңа күрә Баландыш төп мәктәбе укучылары һәр көн игелек кылырга омтыла.Чираттагысында , мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары авылыбызның хәтер тактасы – обелискны кардан чистарттылар.Алар бу эшне бик теләп һәм намус белән башкардылар.Мәктәбебездә мондый тимурчылык эшләре педагог- оештыручы Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы җитәкчелегендә даими алып барыла.
Соңгы яңарту: 2019 елның 18 гыйнвары, 15:55