“Кулланучылар хокукын яклау” республика күләм олимпиаданың призеры

    2021 нче елның 17 нче декабрь көннеФатихХөсниисемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республика күләм олимпиадада  катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.8 нче сыйныф укучысы  НигматзяновДанияр олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды. Даниярга Спортмастер кибетенә 2 меңлек сертификат,  истәлекле бүләк һәм мактау грамотасын  ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Кадыров Булат Ильдарович тапшырды. Булат Ильдарович укучыларны җиңүләре белән котлады һәм "Кулланучылар хокукын яклау" өлкәсендә белемнәрен тагын да камилләштерүләрен теләде. Бу укучыларны әзерләгән мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Бикчантаева Диләрә Мавлютзяновна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт  хатына ия булды.ДиләрәМавлютзяновнаны,  Даниярны, барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Соңгы яңарту: 2021 елның 21 декабре, 08:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International