“Кулланучылар хокукын яклау” республика күләм олимпиаданың призеры.

     24 нче декабрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада  катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.9 нчы сыйныф укучысы  Шайхетдинов Данис олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды. Даниска истәлекле бүләк һәм мактау грамотасын ,олимпиаданың 1,2 нче турында катнашкан укучыларга  махсус бүләкләрне ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Кадыров Булат Ильдарович тапшырды.Булат Ильдарович укучыларны җиңүләре белән котлады һәм "Кулланучылар хокукын яклау" өлкәсендә белемнәрен тагын да камилләштерүләрен теләде. Бу укучыларны әзерләгән мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Бикчантаева Диләрә Мавлютзяновна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт  хатына ия булды.Диләрә Мавлютзяновнаны һәм барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

   

Соңгы яңарту: 2020 елның 25 декабре, 09:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International