Чангы ярышында икенче урын

23 гыйнвар көнне Теләче муниципаль районы оешуның 25 еллыгы уңаеннан чаңгы ярышлары булып узды. Иң массакүләм чараларның берсе булган  ярышларда катнашучылар саны елдан ел арта бара. Әлеге ярышларда безнең мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да катнашты.  Ә иң куандырганы, 11 сыйныф укучысы Мифтахова Алия 2 урынга лаек булды. Афәрин, Алия! Укучыларыбызга алга таба да уңышлар теләп калабыз!

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 27 гыйнвары, 10:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International