Лагерлар эшли башлады.

Балаларның  көтеп алган җәйге  каникуллары  килеп тә җитте. Һәр бала бу  ялларны түземсезлек белән көтеп ала. Балалар  мәктәп белән хушлашып китеп тә өлгермәделәр,  мәктәпләрдә җәйге мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерлар эшли башлады.  Быелгы җәйге лагерьда  Олы Мәтәскә урта мәктәбендә барлыгы 30 бала йөри. Балаларга  ике тапкыр кайнар ризык һәм ял итеп алгач бер тапкыр чәй эчү каралган. Алар белән югары белемле 4  педагог –тәрбияче эшли. Лагерь.да балалар  төрле җирләргә экскурцияләргә йөриләр,конкурсларда катнашалар, спорт уеннары белән шөгелләнәләр, вакытларын күңелле үткәрәләр. Балалар җәйге лагерларны бик яраталар һәм вакытларын бушка уздырмыйлар. Без аларга җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрүләрен телибез.


 

 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International