" Аның күңеле җылы язлар кебек..."

  23 январь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында авылыбызның күренекле табибәсе, абыстае,  күп кенә язмалар һәм  шигырьләр авторы булган Хуҗиәхмәтова Миңнегөл Мөхәммәтрәхим кызының “  Аның күңеле җылы язлар  кебек ...” дип исемләнгән китабын тәгъдир итү кичәсе булды. Кичәдә Миннегөл апаның барлык балалары, туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре һәм чакырылган кунаклар катнашты. Кунаклар арасында “ Теләче” газетасының журналисты Нигматзянов Ф Н., Теләче җирлекара китапханәләр директоры Давлиева Р.М., шулай ук авылдашыбыз күп кенә шигырләр, язмалар авторы Ахунова Р.Г һәм башкалар бар иде. Кичәдә Миңнегөл апаның сүзләренә язылган җырлары, шигырләре, язмалары укылды һәм искә төшерелде.  Миңнегөл апаның иҗаты  халык күңелендә  онытылмаслык  булып кереп уелып  калды. Кичә  бик күңелле  һәм югары дәрәҗәдә узды. Кичәне оештыручы Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хизиахметова Занфира Габделхаевна.

    

   

Соңгы яңарту: 2016 елның 25 гыйнвары, 17:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International