Сайлау алды очрашулары.

  2015 елның 8 сентябре көнне Айдар мәдәният йортында  Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г. катнашында  чираттан тыш очрашу булды.  Очрашуның төп темасы булып  13 сентябрьдә үтәсе Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле узидарә депутатларын сайлау  мәсьәләсе торды.  Авыл җирлеге  башлыгы Хасаншин Б.Х., муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г. авыл активының эшчәнлегенә зур бәя бирделэр. Киләсе сайлауларны да  югары оешканлык  һәм закон нигезендә үткәрүне азсызыкладылар.

  

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International