Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Белем бәйрәме билгеләп үтелде.

1 сентябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Белем бәйрәме  билгеләп үтелде.

 

Бәйрәмне мәктәп директоры  Сөнгатуллин М.М., ачып җибәрде. Бәйрәм кунаклары Олы Мәтәскә авылы җирлеге башлыгы Валиуллин М.А., җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте секретаре Давлетшин С.М., "Нирус" ширкәте вәкиле Давлетшин Ш.Ш., укучыларны бәйрәм белән котлап, 1 сыйныфка укырга керүче 7 укучыга  истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Бәйрәм укучылар чыгышы, җыр-биюләр белән дәвам итте. Беренче тәрбия дәресләре 1 -6 сыйныфларда "Минем кече Ватаным" һәм 7-11 сыйныфларда Беренче Бөтендөнья сугышының 100-еллыгына  багышланган "Батырлык дәресләре" темаларына  үтте.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International