Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап

2017  елның 6 май көнендә Югары Кибэхужа  авыл җирлегенә кергән барлык авылларда һәйкәлләр янында  Бөек Җиңүнең 72 еллыгына  багышланган митинглар булып үтте. Бәйрәмдә тыл ветераннары, килгән  кунаклар, мәдәният хезмәткәрләре,  мәктәп укучылары,  укытучылар коллективы катнашты.  Чыгышлардан соң  катнашучылар яу кырында  ятып калганнарны  1 минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм  чәй табыны артында дәвам итте.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 11 мае, 14:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International