2015 елның 8 май көнендә Олы Мәтәскә авыл җирлегенә караган барлык авылларда һәйкәлләр янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинглар булып үтте. Бәйрәмдә тыл ветераннары, районнан килгән вәкилләр, мәктәп укучылары , укытучылар коллективы, ясле – бакчада тәрбияләнүче балалар катнашты. Чыгышлардан соң катнашучылар яу кырында ятып калганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм тантанасы клубларда чәй табыны артында концерт номерлары белән үрелеп барды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:13