Олы Кибәхуҗа һәм Казаклар авылында бәйрәм тантанасы һәйкәл каршында булып узды.

9 май – Ватаныбыз тарихында кабатланмас истәлекле көн. Еллар уза, чорлар алмашына, ә аның әһәмияте һич кимеми. Бу олы бәйрәм – илебез йөрәгендә ин зур шатлык, ин зур тантана. Әлеге олы тантана безнең авыл җирлеге биләмәсендә оешкан төстә үтте. Олы Кибәхуҗа һәм Казаклар авылында бәйрәм тантанасы һәйкәл каршында булып узды. “Сезнең батырлыклар мәңге онытылмас” дип аталган тематик бәйрәмгә тыл ветераннары килгән иде. Ветераннарга мәктәп укучылары көче белән оештырылган концерт күрсәтелде. Ветераннарыбызны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Усманов Ренат Ильдусович,  “Игенче” ширкате җитәкчесе Яхин  Рафис Рашитович һәм районнан килгән вәкил Гиниятуллин Динар Саитович, ветераннар Советы рәисе Рахматуллина Нәсимә Хайретдиновна  тәбрикләделәр һәм веноклар куйдылар. Яу кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 



Соңгы яңарту: 2014 елның 12 мае, 09:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International